Конкурс-күңел ачу чарасы "Яз һәм хатын-кыз охшаш…»

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

2019 елның 6 мартында, Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан, Гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Яз һәм хатын-кыз охшаш...» дип исемләнгән чара үткәрделәр.

 Бәйрәм «Яшьләр дөньясы» Күппрофильле яшьләр үзәгенең, яшьләр белән эшләү буенча белгечләре тарафыннан башланып китте, килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар һәм сыек сенсор шешәләр ясау буенча иҗади мастер-класс үткәрделәр.

Эстафетаны Баулы районы «Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре күтәреп алды.

Бәйрәмнең максаты булып, бәйрәмнең тарихы белән танышу һәм әниләргә, әбиләргә һәм кызларга карата рәхмәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләү.

Җыелган кунаклар белән конкурс-күңел ачу чарасы үткәрделәр. Программа төрле мәзәк һәм бию бәйгеләрен үз эченә алды, аларда барлык теләүчеләр дә катнашты, катнашучыларның иҗади сәләтләрен дә, башкаруның оригинальлеген дә бәяләделәр.

Үз талантларын ата-аналарга гына түгел, аларның балаларына да күрсәтергә мөмкинлек булды, алар үзләренең әниләрен хуплап, көч сынаштылар, катлаулы табышмакларга җавап бирделәр, конкурсларда катнаштылар.

Бәйгедә катнашучыларны бүләкләү «Зирөк», « Тиз», «Иң ягымлы», «Золушка», «Мисс шәфкать туташы», «Технология белгече», «Артист», «Дөньяда иң яхшы әни» номинацияләре буенча уздырылды.

Бәйрәм ахырында, балалар әниләренә чәчәкләр бүләк иттеләр. Бәйрәм, һичшиксез, язгы шатлык һәм бәхет атмосферасы алып килде.

«Милосердие» Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында, "Иң ягым һәм яраткан" дигән темага балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә балаларның  кулэшләре тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International