«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ягез әле, кызлар!» дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы

2019 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

7 нче  март 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе

       «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә физик-культура һәм спорт буенча инструктор Зөһрә Закирова « Ягез әле, кызлар!»  дигән спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде.

      Чараның максаты: сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, коллективизм хисләрен үстерү һәм уңай эмоцияләрне арттыру.

          Чара барлык хатын - кызларны якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлаудан башланды. Спорт чарасы ярыш формасында үткәрелде. Катнашучылар ике командага бүленде. «Әниләрнең ярдәмчеләре», «Китергечләр», «Тәлинкәгә сал» дигән төрле конкурслар уңышлы узды. Шулай ук эстафетага да туплар, кыршаулар, фитбол туплар һәм әйләнә-тирәдә хәрәкәт итү, «күршедәге туп» дигән хәрәкәтле уеннар кертелгән иде.

        Атмосфера уңай һәм дустанә иде. Катнашучылар инструктор тәкъдим иткән барлык биремнәрне дә зур кызыксыну һәм  теләк белән үтәделәр. Ярыш катнашучыларга бәйрәм алды кәефен күтәрергә һәм командада эшли белергә ярдәм итте.

              Чарада 15 кеше катнашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International