Җәмәгать тәрбиячесе - кем ул?

2019 елның 22 феврале, җомга

Җәмәгать тәрбиячесе - кем ул?

Җәмәгать тәрбиячесе – ул бай тормыш тәҗрибәле, тиешле белеме булган, социаль һәм гражданлык җаваплылыгы тоючы, яшүсмерләрне тәрбияләү һәм аның хокукларын яклау бурычларын үз өстенә йөкләгән граждан.

         Җәмәгать тәрбияченең бурычы - тәрбияләнүче бала белән элемтә урнаштыру, аны ниләр кызыксындыруын белү, ә шөгыльләре юк икән - аны кызыксындыру һәм мавыктыру. Яшүсмернең тәртибен, үз-үзен тотуын белеп, аның сәбәпләрен ачыклап, шәхесенең тискәре якларын күрергә һәм төзәтергә өйрәтеп, аңа уйланылмаган гамәлләрне кылмаска ярдәм итә.

         Тулы булмаган, социаль яктан тотрыксыз гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар җинаятьчел юлга ешрак басалар дип санала. Әмма практика күрсәткәнчә, тулы гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да начар гамәлләр кыла. Бу үсмерләрнең күбесе өлкән кешенең акыллы киңәшенә мохтаҗ. Кызганычка каршы, әти-әниләрнең барысы да үз балалары алдында абруйлы түгел.

         Әгерҗе шәһәренең " Өмет" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә өч җәмәгать тәрбиячесе булдырылды. Алар: бүлекчә мөдире Еремина Елена Михайловна, социаль эш буенча белгечләр Александрова Наталья Александровна һәм Ямалетдинова Ирина Николаевна.

         Безнең белгечләр балигъ булмаганнар белән профилактик эш алып баралар, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәү буенча киңәшләр бирәләр, белем бирү учреждениеләренә йөрүләрен һәм өлгерешләрен контрольдә тоталар, аларны ял итү чараларына җәлеп итәләр.

         Сүз ахырында шуны әйтәсе килә, җәмәгать тәрбиячесе эшендә иң мөһиме - балаларның безнең киләчәгебез булуын онытмаска кирәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International