Игътибар һәм кайгыртучанлык белән!

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

23 февраль бәйрәме уңаеннан «Гнездышко» приютында тәрбияләнүче балалар тыл ветераны Ларионов Анатолий Ефимовичка бардылар. Чараның максаты: ветераннарга һәм өлкән буынга ихтирамлы мөнәсәбәт, патриотизм тәрбияләү, Ватанга мәхәббәт һәм аның үткәннәре өчен горурлык хисләре тәрбияләү.

Очрашу бик җылы узды, балалар ветеранны котладылар, үз куллары белән эшләнгән открыткалар тапшырдылар, шигырьләр сөйләделәр һәм сугыш еллары җырларын җырладылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International