Бармак театры- аерым бармакка киелә торган әкият геройлары. Театральләштерелгән уеннар балалар алдында яңа дөнья ача, геройларның характерларын һәм аларның эш-гамәлләре мотивларын аңларга ярдәм итә. Тәрбияче балаларны бармак театры геойлары белән таныштырды. Бармак театры- ул теләсә кайсы геройның ролен алып уч төбендә әкият уйнау мөмкинлеге. Бармак театры һәм бармак белән уеннар баланың баш миен үстерә, сөйләмен, иҗади сәләтен, фикерләүләрен камилләштерә. Балалар зур кызыксыну белән һәм теләп бармакларына әкият геройларын киделәр. Бер-берсе белән әлеге геройлар ярдәмендә аралаштылар. Балаларга “ Йомры икмәк” әкиятен уйнау аеруча ошады.