“Астра” тернәкләндерү үзәгендә камыр пластикасы буенча дәрес үтте

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

2019 елның 26 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә тәрбиячеләр “Милли аш –су. Тула прәннекләре” темасына камырдан ризык әзерләү буенча дәрес үтте. Дәреснең максаты прәннекнең матурлыгын, сәнгати яктан кыммәтен ачу булды.

Балалар җик кызыксынып рус прәннекләренең килеп чыгу тарихын тыңладылар. Пешерелүе буенча кулдан эшләнгәне дә, төрле формалар һәм образларга кертеп фигуралар ясалганын да белделәр.

Дәрес ахырында балалар Тула шәһәрендә прәнник фабрикаларында ничек аның пешерелгәнен карадылар, хәтта вертуаль прәннек музеенда да булдылар.

Фильмны караганнан соң балалар тозлы камырдан үзләренең беренче прәннекләрен илһамланып авыз иттеләр.

Дәреснең иң мавыктыргыч, кызыклы булып истә калган өлеше, әлбәттә, балаларны чын Тула прәннекләре белән сыйлау булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International