2019 нчы елның 25 нче февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортының « Шәфкатьлелек» булегендә тәрбияче Васильева Элла Рафаэль кызы тарафыннан « Безнең канатлы дусларыбыз» исеме астында очар кошлар турында әңгәмә уздырылды
Максатлар: - очар кошлар турында әңгәмә уздыру; -балаларны « күмәкләп очу», «тезелешеп очу» сүзләре белән таныштыру; Балаларның очар кошлар турында күзаллауларын киңәйтү. Мәсәлән : күке , песнәк һәм аларның тән төзелешләре турында күзаллау булдыру. - кул эшчәнлеген, игьтибарлыкларын һәм актив булуларын үстерү; - балаларда табигатьтәге барлык тереклеккә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләү. Шөгыльдә берничә бала катнашты. Тәрбияче А. Плещеевның кошлар турында язылган шигырен укып үтте. Уенчыклар ярдәмендә канатлы дусларыбыз турында күзаллау булдырырга тырышты. Балалар белән бергәлектә, кошларның тән төзелешләрен төсләрен аерырга өйрәнделәр. Куллар эшчәнлегенең үсешенә басым ясалды , ярмалар белән кошларны ашаттылар. Чыршы һәм аның күркәләрен күзәттеләр. Шөгыльдә балалар бик актив һәм кызыксынып катнаштылар.Табигатьтәге барлык тереклеккә яхшы мөнәсәбәт тәрбияләнелде.