«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә тәмәке тартуның зыяны турында видео-лекция

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

 26 нчы февраль 2019нчы ел, сишәмбе

    «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы Зөлфия Багманова тәмәке тартуның зыяны турында профессор Владимир Ждановның  видео-лекциясен күрсәтте.

    Чараның максаты: тәмәке тартуга аңлы рәвештә тискәре мөнәсәбәт формалаштыру, социаль хезмәт алучыларны тәмәке тартуның нәтиҗәләре һәм тәмәке тартуны ташлау юлларының  ысулы белән таныштыру.

    Владимир Ждановның видео-лекциясе барышында социаль хезмәт алучылар тәмәке төтене составында токсик матдәләр булуын, кан тамырларында спазм тудыруын,  микроинсультларга һәм микроинфарктларга китерүен белделәр. Шул ук вакытта тәмәке тарту импотенция, гангрена, үпкәдә яман шеш барлыкка китерергә мөмкин. Дөньяда бер ел эчендә тәмәке тартуга бәйләнешле авырулардан 5 миллионнан артык кеше үлә.

Чара ахырында белгеч тыңлаучыларның сорауларына җавап бирде һәм әлеге зарарлы гадәтне ташлар өчен  кайда мөрәҗәгать итәргә мөмкинлеге турында  киңәшләр бирде. Социаль хезмәт алучылар, мондый чаралар сәламәт яшәү рәвешен алып баруга, туганнарын һәм якыннарын җәлеп итүгә этәрә, дип билгеләп үттеләр.

Чарада  32 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International