“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Могҗизалар кыры” дигән уен булып узды

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

2019 елның 25 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Могҗизалар кыры” дигән уен булып узды.”Су җисемнәре - балыклар“ дигән темага карата. Уенның максаты булып балаларның акыл эшчәнлеген, хәтерен, игътибарлыгын үстерү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү торды. Балыклар турында белемнәрен ныгыттылар. Тәрбиячеләр уенны бик кызыклы итеп оештырганнар иде. Балалар бик актив катнаштылар. Тамашачылар да , игътибарсыз калмадылар. Уен ахырында истәлекле бүләкләр өләштеләр. Балалар бик күп яңа файдалы мәгълүмат алдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International