Лесхоз интернат-йортында Ватанны саклаучылар көне белэн котлау

2019 елның 26 феврале, сишәмбе

Лесхоз өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрне якынлашып килүче бәйрәм – Ватанны саклаучылар көне белән коллектив хезмәткәрләре бәйрәм концерты белән котлады.

Залда җыелган барлык ир-атларны 23 февраль бәйрәме белән котладылар. Барысына да ныклы сәламәтлек, йөрәклэрендә җәй һәм яз җылысы, күңелләренә тынычлык һәм игелек теләделәр.

Бу көн - без аерым хөрмәт белән карый торган дата. Ватан хакына үз гомерен бирергә әзер булган чын саклаучылар, кыю һәм көчле рухлы кешеләр көне. Безнең сафларда Бөек Ватан сугышы ветераннары булу белән без бигрәк тә горурланабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International