25 нче февраль 2019 нчы ел, дүшәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында бәйрәм презентацияләре булдыру дигән мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: компьютер грамоталылыгын арттыру, уңай атмосфера булдыру, иҗади сәләтне үстерү.
Хезмәт буенча инструктор социаль хезмәт алучыларны Power Point программасы белән таныштырды. Төс сайлау, сурәтләрне кечерәйтү һәм зурайтуны бәйнә-бәйнә аңлатты, картинкаларны (сурәтләрне) слайдка өстәү, аларны кирәкле урынга кую, анимация ярдәмендә төрле эффект килеп чыгуын күрсәтте.
Социаль хезмәт алучылар презентацияне тулы экранлы режимда күрсәтә алдылар. Катнашучылар мастер-классның үзләрендә унай тәэсир калдыруы турында фикер алыштылар һәм компьютер сыйныфында укуларын алга таба да дәвам итәргә әзер булуларын әйттеләр.
Чарада 8 кеше катнашты.