2019 нчы елның 21 нче февралендә «Веста» Үзәгенең социаль педагоглары, Г. Тукай исемендәге балалар һәм яшүсмерләр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре белән берлектә Әфган сугышы ветераны белән Әфганстан Республикасыннан гаскәрләрне чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан «Әфган сугышы - хәтерләрдә мәңгелек» дип аталган очрашу үткәрде. Максат: балигъ булмаганнарда патриотик хисләр тәрбияләү, совет солдатларының каһарманлыгы турында күзаллауны киңәйтү.
Очрашу башында алып баручы балаларга илебезнең Әфган сугышына нинди әзерлекләр белән барулары, Түбән Кама муниципаль районында туып-үскән солдатларның хәрби боерыкларны ничек үтәүләре турында сөйләде. Физик яктан яхшы әзерлекле һәм көчле холыклы булып, алар җиңүгә ышанычлы рәвештә баралар. Шулай ук Әфган сугышының барышы һәм үсеше турында видеопрезентация күрсәтелде. Сугыштан кайтмаган егетләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Бу очрашуда Әфган сугышында катнашкан, күкрәге тулы медальләре булган Баһаутдинов Альберт Гали улы катнашты. Хәзерге вакытта ул Түбән Кама шәһәренең хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе булып тора. Укучылар сугышчының гади, тыйнак хикәяләрен, Ватан боерыкларын башкаручы яшь егетләргә сынап карарга туры килгән авырлыклар турында булган хатирәләрен тыңладылар. Альберт Гали улы балаларга дәүләт бүләкләре, үзләренең сугышчан дуслары турында сөйләде. Шулай ук үз-үзеңә яхшы сугышчыга хас җаваплылык, кыюлык һәм җитезлек кебек сыйфатларны балачактан ук тәрбияләү мөһим булуын ассызыклады. Ветеранның чыгышыннан соң балалар аңа бик күп сораулар бирелде.
Очрашу дәвамында җылы атмосфера хөкем сөрде. Барлык катнашучылар һәм чакырылган кунаклар канәгать калдылар.