20 февральдә "Забота" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Нигъмәтуллина К. Р. катнашында Мамадыш муниципаль районы Советының 31 нче утырышында катнашты.. Утырышта социаль-тернәкләндерү бүлеге эшенең практик тәҗрибәсе күрсәтелде. Социаль хезмәт алучы Галиева Р. Г. һәм хезмәт терапиясе буенча инструктор Мифтахетдинова М. Ш. кунакларга һәм утырышта катнашучыларга үсеш чәчәкләре ясау буенча мастер-класс күрсәттеләр.