Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында социаль хезмәт алучылар гарденотерапия белән шөгыльләнәләр

2019 елның 25 феврале, дүшәмбе

Гарденотерапия - үсемлекләр белән эшләүгә җәлеп итү ярдәмендә психосоциаль, һөнәри тернәкләндерү юнәлеше. Гарденотерапиянең күпьеллык тәҗрибәсе өлкән яшьтәге кешеләрнең үсемлекләрне үстерү һәм карау процессыннан ләззәт алуын күрсәтте. Бу тынычландыра, психоэмоциональ торышны яхшыртырга мөмкинлек бирә.

Гарденотерапияне уңышлы куллану өчен интернат-йортта социаль хезмәт алучылар «Ярангөл» чәчәк яратучылар клубына берләшкән. Түгәрәкнең бер катнашучылары бүлмә гөлләре үстерү белән шөгыльләнсәләр, башкалары – бакча үсемлекләре һәм үләннәр. Бүлмә гөлләрен ел әйләнәсе үстерергә була, ә урамда кыш булганда, бакча чәчәкләрен яратучыларга нәрсә эшләргә соң? Социаль хезмәт алучылар әлеге мәсьәләне чишү өчен лалә чәчәкләрен тәрәзә төпләрендә үстерергә карар кылдылар һәм чүлмәккә лаләнең төрле сортларын утырттылар. “8 мартка лалә чәчәкләренең бай уңышын көтеп калабыз!”, - ди шатланып “Ярангөл” клубында катнашучы социаль хезмәт алучы Петр Любин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International