Әфган сугышы, илебез, армия һәм хокук саклау органнары Әфганстан халкына һәм Хөкүмәтенә демократик реформалар үткәрүдә күрсәткән кардәшлек ярдәме белән бәйле вакыйгалар алга таба тарихка кереп бара.
13 нче февральдән 15 нче февральгә кадәр «Чистай шәһәренең картлар һәм инвалидлар интернат-йорты «Юлдаш»та, Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 30 ел тулуга багышланган күп төрле тематик чаралар узды.
Атна дәвамында специалист Ирина Тугашева китапханәнең уку залында Әфган сугышы турында урын алган әсәрләр, фотолар, республика, район масса күләм мәгүлүмат чараларында басылып чыккан язмалардан төзелгән "Әфганстан − хәтер ялкыны" исемле күргәзмә оештырды. Интернатта хезмәт инструкторы булып эшләүче Рәшит Вәлиев очкычлар, вертолетларның мини-моделын төзеп, күргәзмәне үз иҗаты белән тулыландырды.
14 февраль көнне интернат специалистлары Анна Михеева, Альбина Сираева “Әфган кайтавазы” исемле тематик кичә оештырды. Кичә барышында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар белән бергәләп экран аша "Әфганстан ─ йөрәк ярасы" исеме астында бу ил, анда барган сугышның тарихын барладылар. Солдатларның яшәү шартлары, хәрби транспортлар, Әфганстанның кырыс табигате, солдатларның киемнәре һәм башка бик күп сугыш белән бәйле вакыйгаларга тукталдылар.
Чираттагы тематик кичә “Әфганстан – җан ярасы” дигән исем астында үтте. Кичәгә педагоглары Татьяна Савельева, Виталий Шипилов җитәкчеленгендә Советлар союзы герое Сергей Евдокимович Кузьмин исемендәге кадет интернат-мәктәбенең 7-8 сыйныф укучылары да килгән иде. Очрашуда кайнар нокталарда үзенең хәрби бурычын үтәгән райондашларыбыз турында мәгълүмат бирелде, бу сугышның тарихы турында сөйләнелде,патриотик җырлар яңгырады.