30 ел озынлыктагы буыннар хәтере

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

"30 ел озынлыктагы буыннар хәтере

 

Әфган сугышы тәмамланганга 30 ел узса да, аның кайтавазы бүген дә йөрәкләрне әрнетә. Еллар узган саен, канлы вакыйгалар ерагая, истәлекләр тоныклана барса да, әле һаман да “Әфганстан” сүзе газиз уллары таш-кыялар арасында башын салган бик күп аналарның җаннарын тетрәндерә, интернациональ бурычларын үтәп кайткан ир-егетләребезнең яраларын кузгата.

12 февраль көнне, Ватаныбыз өчен әһәмиятле вакыйга, совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 30 ел тулу уңаеннан Зәй районында “Радость” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан  социаль хезмәтләр алучы сугышчы-интернационалистлар һәм Александр Бистәсе гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән очрашуы оештырылды.

Сугышчы-интернационалистларны искә алу көне-хәрби конфликтларда Ватан иминлеген һәм мәнфәгатьләрен яклаучы солдат һәм офицерларның батырлыгын тану һәм  хөрмәтләү символы ул. Зәйдән Әфган сугышында 211 якташыбыз катнашты, кызганычка каршы, 9 кеше туган якларына исән-сау әйләнеп кайта алмады. Әфган сугышыннан соң күп еллар үтсә дә, сугыш бурычын ахыргача үтәп, гомерләрен биргән кешеләрнең якты истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

          Очрашу дустанә әңгәмә формасында узды. Укучылар якташларыбызның  хәрби бурычларын ничек башкарулары, армия хезмәте, сугыш техникалары, шулай ук әфган халкы тормышындагы  кызыклы фактлар турында белделәр. Очрашу барышында «Сугышчан туганлык» иҗтимагый оешмасының Зәй бүлекчәсе рәисе Сергей Александрович Хватков, шулай ук җәмгыять әгъзалары Әфганстанда  интернациональ бурычларын үтәгәндәге  истәлекләре белән уртаклаштылар. Мәктәп укучылары   кунакларның  чыгышларын зур игътибар белән тыңладылар.

Хәзерге вакытта яшь буынга патриотик тәрбия бирү, балаларда һәм яшьләрдә югары патриотик аң, Ватанга тугрылык, конституцион бурычларны үтәргә әзерлек, толерантлык, этникара мөнәсәбәтләр культурасы тәрбияләү аеруча мөһим булып тора. Әмма иң мөһиме – балалар Ватанга, туганнарына һәм якыннарына карата булган зур мәхәббәт, түземлелек кенә сугышчыларыбызга бу сугышта нык булырга һәм геройларча әйләнеп кайтырга ярдәм итүен ачыкладылар.

 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү

һәм социаль яклау министрлыгының

Зәй муниципаль районындагы "Радость"

халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге"

социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесе

социаль педагогы  Жирикова Л.Б

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International