Мин үз эшемне яратам
Азад кызы Зөлфия Закирова 13 ел инде социаль эшче булып эшли. Хәзерге вакытта ул сиксән ике яшьтән арткан җиде пенсионерга хезмәт күрсәтә, шуларның өчөсе тыл хезмәтчәннәре. Социаль хезмәткәр үзенең карамагындагы пенсионерларны ягымлы «минем әбиләрем һәм бабайларым» итеп әйтә.
Алар минем иң яхшы һәм иң якын кешеләр миңа, - дип сөйли Зөлфия. Минем аларга карата булган мөнәсәбәтем зур хөрмәт, үземнән өлкән һәм акыллы остазларымны, әти-әниләрем кебек хөрмәт итәм. Бездә беркайчан да бернинди бәхәс булмый. Мин үз эшемне яратам.
Зөлфия бик игътибарлы, җаваплы һәм тырыш, мин аңы үз кызым кебек күрәм – ди аның әбисе Шикирзян кызы Кадерниса.
Өлкән кешеләр белән эшләү зур сабырлык таләп итә, уртаклашу сәләтенэ һәм һәр вакыт ярдәм итәргә эзер булырга өйрәтә. Өлкән кешеләр, мине күп нәрсәгә өйрәттеләр: остагына хәл итәргә, авыр тормыш вәзгыятьне, кешеләрне яхшырак аңларга. Ә иң мөһиме, мин өйрәндем һәр көннең кадерен белергә, - ди Азад кызы Зөлфия.
Өлкәннәр белән эшләү дәверендә социаль хезмәткәр белән бик җылы һәм ышанычлы мөнәсәбәтләр урнашты. Ничек үз карамагындагы өлкәннәрне калдырырга була? Ничек алардан аерылырга? - гаҗәпләнә социаль хезмәткәр. Шуңа күрә хәтта ял вакытында да онытмый үз карамагындагы өлкәннэре турында, аларга еш шалтырата һәм мөмкинлек табып кунакка кереп чыга.