«Тылсымчы Кыш " күргәзмәсе
“Яр Чаллы шәһәре” округында мөмкинлекләре чикләнгән балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү “Солнышко” үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясендә МАУДО 6нчы номерлы балалар «ДА-ДА» сәнгать мәктәбе укучыларының «Тылсымчы Кыш» исемле рәсем күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәнең максаты - дусларча атмосфера тудыру, шулай ук балаларның танып-белү һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Стендта куелган эшләр үзләренең оригинальлеге белән шаккаттырдылар, рәсемнәр матур буяулар белән ясалган, шуңа күрә күргәзмә беркемне дә битараф калдырмады. Балалар соңыннан үзләре дә матур кышкы пейзажлар ясадылар.