Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә «Дөньяда барысы да кызыклырак!"танып-белү уены

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
2019 нчы елның 7 нче февралендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты-интернатының «Шәфкатьлелек» бүлеге тәрбиячесе Яруллина Р.Р. «Дөньяда барысы да кызыклырак!"танып-белү уенын үткәрде. Дәреснең максаты: - балаларда танып-белү активлыгын, кызыксынучанлыгын, дидактик уеннар аша үстерүгә ярдәм итү; - урман ияләре белән танышуны дәвам итү; - балаларны табышмакларга җавап бирергә өйрәтүне дәвам итәргә; - рәсемне ясап бетерү һәм аны төсле карандашлар белән буяу алымнарын ныгыту; - кулның вак моторикасын үстерү; - тере табигать белән кызыксыну тәрбияләү. Бу дәрестә балалар урман хайваннары белән таныштылар, рәсемнәрне карадылар, табышмаклар чиштеләр. Без балалар белән бергә: «Кемнең койрыгы?», «Могҗизалы капчык», «Кем, кайда яши?» дип аталган дидактик уеннар уйнадык. Балаларга бигрәк тә төсле карандашлар белән буяу һәм рәсемнәрне ясап бетерү ошады. Дәрес вакытында балалар активлык һәм кызыксынучанлык күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International