“Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья яман шеш белән көрәшү көненә багышланган лекция

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе

07 нче февраль 2019 нчы ел, пәнҗешәмбе

    “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү   үзәгендә  врач-терапевт    Галина Дильмухаметова  социаль  хезмәт  алучылар өчен  “Бөтендөнья яман шеш белән көрәшү көне” дигән темага лекция укыды.

    Чараның максаты:  социаль хезмәт алучыларны яман шеш авыруының  килеп чыгу тарихы, башлангыч стадияләрдә шешләрне ачыклау өчен табибка мөрәҗәгать итәргә кирәклеге белән таныштыру.

     Лекция барышында социаль хезмәт алучылар “Бөтендөнья яман шеш белән көрәшү көне”н раслау сәбәбе белән һәм шешнең барлыкка килү, аларның үсеше һәм барлык органнарга йогынты ясауның төп сәбәпләре белән таныштылар.

      Шуны онытмаска кирәк, яман шеш-ул тормышка нокта кую дигән сүз түгел. Башлангыч стадияләрдә дәвалау терелүгә һәм хезмәт эшчәнлеген дәвам итүгә китерә.

    Чара ахырында табиб социаль хезмәт алучыларның күп санлы сорауларына җавап бирде, шешләрне  башлангыч  стадиядә ачыклау юллары турында медицина әдәбиятын тәкъдим итте.

     Чарада  35 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International