"Ариадна җебе» технологиясе кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Гүзәл Вәлиәхмәтова 6 нчы санлы социаль участогында социаль хезмәт күрсәтүдә торучы 14 бала арасында “Мин һәм минем гаиләм” дигән дәрес үткәрде. Максат: балаларны гаилә кыйммәтләрен аңлауга тарту, балалар һәм аларның ата-аналары арасында үзара мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итү.
Дәрес башында белгеч балаларга “Саша исемле кыздан хат” укыды. Бу хатта кыз үзенең кыенлыклары турында, туганнары белән мөнәсәбәтен сөйли, ул тизрәк көллияткә укырга китәргә һәм аерым гаиләдә яшәргә хыяллана. Алга таба балаларга килеп туган ситуациядә кызның гамәлләре турында фикер алышырга һәм сорауларга җавап бирергә тәкъдим ителде: Саша белән килешәсезме? Ул кайсы урыннарда хата ясый? Аңа ничек үз-үзен тотарга? Өйдән китсә, Саша дөрес эшләячәкме? Шулай ук балалар аның абыйларының, апаларының, әти-әнисенең мөнәсәбәтен тасвирладылар. Аннары белгеч балалардан өйләрендәге проблемалары турында, аларны ничек хәл итүләре белән кызыксынды.