Волонтёрлар Түбән Кама муниципаль районындагы “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют учреждениесендә булдылар.

2019 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Шушы көннәрдә Ионна Кронштадт исемендәге изге бина каршындагы Якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз карамагына алган “Балкыш” социаль приют учреждениесендә, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Кечкенә принц” әкиятеннән өзек күрсәттеләр. Якшәмбе мәктәбендәге артистлар бик тырыштылар: җырладылар, биеделәр һәм үзләренең рольләрен чын күңелдән башкардылар. "Кечкенә артистлар көче белән сәхнәләштерелгән тамаша гади формада тормышның акыллылык төшенчәсен ачып бирә, яратырга, планетар масштабында фикер йөртергә өйрәтә, ә «Кечкенә принц» геройлары безне әйләнә-тирә дөнья вәкилләре белән аралашудагы гамәлләре өчен җаваплылык һәм кайгыртучанлык тәрбияләргә чакыра» - дип үз хис-тойгыларын уртаклашты спектакльне караганнан соң приют тәрбиячесе Анжелика Пушкова
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International