Буа шәһәренең өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында "Куркынычсызлык мәктәбе"

2019 елның 6 феврале, чәршәмбе

Өлкән яшьтәге кешеләр көнкүрештәге куркынычсызлык гади чараларын еш кына оныталар. Хәзерге вакытта янгын куркынычы, электр тогы белән зарарлану, мәгълүмати һәм шәхси куркынычсызлык белән бәйле проблемалар бик актуаль.  Нәкъ менә шуңа күрә безнең интернат-йортта «Өлкәннәр өчен куркынычсызлык мәктәбе» социаль технологиясе гамәлгә кертелгән.

Бүгенге дәрестә безнең социаль хезмәт алучыларга электр приборларыннан файдалану кагыйдәләре турында лекция тыңладылар, ток тотканда беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр.  Дәреснең гамәли өлешендә электр куркынычсызлыгы буенча тест уздылар.

Дәрес ахырында катнашучыларга «Кояшлы алан» иҗади биреме тәкъдим ителде. Ватман битендә алан, зәңгәр күк һәм якты кояш сурәтләнгән, әби-бабайлар төсле кәгазьдән чәчәкләр кисеп, аларга теләкләр язып «алан»га ябыштырдылар. Әлеге бирем иҗади сәләтен үстерә, дустанә, җылы мохит булдыра һәм кәефне күтәрә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International