2 февраль көнне «Гнездышко» приютында Сталинград сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышланган чаралар узды. Тәрбияләнүчеләр Сталинград өлешенә яуган «200 куркыныч көн һәм төн» турында белделәр, Мамай курганындагы мемориаль комплекс буйлап виртуаль экскурсия ясадылар. Балалар үз дәүләтенең тарихын белергә, патриот булырга һәм үз халкының батырлык, каһарманлык һәм ныклык мисалларында тәрбияләнергә тиеш.