«Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләр өчен даими рәвештә куркынычсызлык буенча дәресләр үткәрелә. 28 гыйнварда чираттагы дәрес узды. Бу юлы тәрбияче ролендә өлкән төркем балалары булды. Алар сабыйларга, ишек төбендә газ исе сизсә, таныш булмаган кеше шалтыратса, үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр.