«Гнездышко» приютында тәрбияләнүчеләргә «Т - 34» фильмын карау бәхете елмайды. Бу фильм сугыш турында, геройлар турында, кеше бурычы һәм намус турында. Әлеге фильм заманча тамашачыга исәпләнгән, аны яшүсмерләр дә карарга тиеш. Караганда, төп геройлар белән бергә һәр мизгелне кичерәсең, һәм бу беркемне дә битараф калдырмый. Фильм тамашачыга сугыш һәм үлем төшенчәләрен күрсәтә, ул, барыннан да элек, тормышта кайгы һәм дәһшәт төшенчәләре булуын аңларга мөмкинлек бирә. Мондый фаҗигаләрне без беркайчан да булдырмаска тиешбез.