«Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» тәрбияләнүчеләрне яңалыклар һәм кызыклы проектлар белән янә сөендерә

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

   «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» тәрбияләнүчеләрне яңалыклар һәм кызыклы проектлар белән янә сөендерә.

   Февраль аеннан эштә яңа юнәлешләр барлыкка килде һәм аларның берсе - җомга көннәрендә чыгучы «Безнең йорт хәбәрләре» газетасы. Һәр кеше газетада күңел буенча мәгълүмат табачак. Биредә «Сәламәтлек», «Файдалы киңәшләр», «Безнең чаралар»,  «Ял сәхифәсе» һ.б. рубрикалар бар.

   «Хәбәрләр» нең беренче чыгарылышы 4 февральдә чыкты. Әбиләр һәм бабайлар бу яңалыкны бәяләделәр, кызыксындылар, укырга һәм төрле сәхифәләр төзүдә катнашырга, үзләре һәм үз тормышы турында сөйләргә, үзләре язган шигырьләр һәм котлаулар тәкъдим итәргә вәгъдә иттеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International