«Алабуга интернат-йорты»нда «Интернат-тапшырулар» эшли башлады

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

   «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар   интернат – йорты»нда 1 нче февральдән рубрика эшли башлады. Һәр иртә   барлык яшәүчеләр һәм хезмәткәрләр өчен   уңай мәгълүмати «Интернат-тапшырулар» программасы белән башлана.

   Яңгыравыклы радио элемтәсе аша алып баручы эфирга чыга ,һава торышы   белән таныштыра, туган көнен билгеләп үтүчеләрне  котлый, бүгенге көндә  интернатта үткәреләчәк   чаралар һәм түгәрәкләр турында сөйли.

   Алып баручының дәртле тавышы hәр бүлмәдә, коридорда ишетелә, шуңа күрә  көн дәвамында булачак чараларны барлык яшәүчеләр дә белеп тора. Бу яңалык әби-бабайларга бик ошый һәм безнең «Интернат  тапшырулары» үсәчәк һәм камилләшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International