2019 нчы елның 5 нче февралендә Изгелек халыкка хезмәт күрсәтү үзәге базасында әти – әниләре алимент түләмәүче балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән оештырылган чираттагы бердәм кабул итү көне узды. Утырышта социаль яклау бүлеге, суд приставлары мәшгульлек бүлеге, опека һәм попечительлек бүлеге вәкилләре катнашты. 2 гаиләгә алимент түләтү буенча консультатив ярдәм күрсәтелде.