«Алтын ачкыч». “Веста” Үзәге.

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

«Алтын ачкыч» курчак театр студиясе кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль педагогы Елена Макарова социаль хезмәт күрсәтелүче 12 бала өчен дәрес үткәрде. Максат: балаларны сценарийлар белән эшләргә өйрәтү.

Очрашу башында педагог балаларга сценарийны ничек дөрес сайларга һәм аның белән эшләгәндә нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләде. Балалар күрсәтмәнең тамашачыны кызыксындырып кенә калмыйча, уйланырга, дулкынланырга һәм төп геройга ярдәм итәргә теләве турында да белделәр. Бу юлы 8 мартка котлау сценариен әзерләү турында карар кабул ителде. Геройлар ролендә «Тыныч йокы, бәбиләр» тапшыруындагы Хрюша, Степашка һәм Фил персонажлары сайлап алынды. Алар иптәш кызлары Каркушага 8 мартка бүләк әзерләргә булалар,  Хрюша 8 март бәйрәме һәм Каркушанын туган көннәрен бутый һәм дусларының бүләкләреннән көлә. Тик, хатасын аңлап, шунда ук гафу сорап төзәтелә һәм Каркушага сюрприз әзерләүдә актив катнаша. Балалар үзләренә роль сайладылар, әлеге пресонажларның нинди булуларын искә төшерделәр, интонацияне дөрес куярга тырыштылар. Кайчагында социаль педагог балаларга үзләре сайлаган персонажның нинди үзенчәлеккә ия булуын, кайчан һәм ничек итеп персонажны күрсәтергә кирәклеген күрсәтте. Уку һәм фикер алышу арасында булган тәнәфес вакытында балалар театраль уеннар кулланып ишетүне, игътибарлылыкны, күзаллауны, хыялларны һәм гамәлләрнең ярашлыгын үстерүгә юнәлдерелгән разминка ясадылар.

 Дәрес бик күңелле һәм файдалы үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International