Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Азнакай муниципаль районындагы «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә момкинлеклэре чикле балалар белэн «Юл башында» дигэн чара узды. Бүлекчә психологлары тарафыннан «Шәм», «Минем дөньяга мөнәсәбәтем», «Пумала – ласковица» күнегүләре үткәрелде. Чара уңай тәэсирләр, күңел халәтен гармонизацияләү һәм яңа энергия белән тулыландыру максатыннан релаксация сеансы белән тәмамланды.