“Изгелек" тернәкләндерү үзәгендә "Тормыш төсләре" дип исемләнгән төсләр терапиясе

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

5нче февраль  2019 нчы ел, сишәмбе

     “Изгелек” инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт буенча белгеч Рәмзия Хәйбулова "Тормыш төшләре" дип исемләнгән төсләр терапиясе буенча шөгыль үткәрде.

Чараның максаты: социаль хезмәт алучыларны төсләрнең  йогынтысы белән таныштыру һәм аны организмның торышын көйләү өчен куллану иде.

Белгеч "Тормыш төсләре" дигән слайд-презентация ярдәмендә социаль хезмәт алучыларны төсләр белән сәламәтлекне саклау, дәвалау ысулы – “Цветотерапия” белән таныштырды. Элек-электән ук төс белән тәэсир итү рухи тигезлекне торгызып кына калмавын, хәттә психик, физик җитешсезлекләрне һәм сәламәтлекне саклауның нәтиҗәле чарасы буларак кулланганнарын билгеләп үтте.

Катнашучылар һәр төснең үз энергиясе булуын, аны көндәлек тормышта организмны савыктыру өчен максатчан һәм аңлап кулланырга мөмкин ысул икәнен белделәр. Чара ахырында, социаль хезмәт алучылар элек  яраткан төсләрнең әһәмиятен үзләре ук аңлатып бирделәр. Алар аралашу вакытында, организмны төсләр  белән ничек баету ысулларын таптылар:  нинди төстә кием-салым кияргә, кулай төстәге бизәнү әйберләре кулланырга, интерьердагы төсле гамманы алыштырырга, ризыкларда җиләк-җимеш, яшелчәләр кулланырга кирәклеген аңладылар.   Ахырдан медитация үткәрделәр, үзләрен кирәкле яраткан төс белән “баетырга” өйрәнделәр. Катнашучылар төс терапиясенең мавыктыргыч уңай нәтиҗәләрен аңлап, аралашудан канәгать калдылар.

 Чарада 7 кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International