"Ленинград шәһәрен дә онытмаска кирәк". Фашист блокадасыннан Ленинград шәһәрен тулысынча азат итүенә75-ел. Килдебәк урта мәктәбе укучылары һәм Саба муниципаль районының «Тургай» приютында тәрбияләнүче балалар Ленинград блокадасын 75 еллык юбилее белән котладылар. Ленинград блокадасында яшәүче Исхаков Ринат Сандык улы укучыларга блокадалы авыр еллар турында сөйләде.
Хәтта кече сыйныф укучылары да читтә калмады: хор белән җырладылар һәм ветеранга чәчәкләр, бүләкләр тапшырдылар.