Халык уеннары-ул халыкның уен-көлке чагылышы, этносның тулаем үсеше тарихы. Педагогика һәм психология күзлегеннән караганда, халык уеннары – ул тәрбия чаралары, рухыңны, үз тәнеңне ныгыту, фикерләү процессларын, хыялларын, тормышыбызның эмоциональ өлешен үстерү өчен менә дигән ысул. "Халык уеннары" түгәрәгендә балалар төрле халык уеннарын өйрәнәләр. Февраль ае рус халык уеннарына багышланган. Рус халкы тормыш эшчәнлегенең күп кенә процессларын уен аша чагылдыра. Рус халык бәйрәме "Масленица" га әзерләнгәндә, балалар бу бәйрәмнең кыскача тарихы белән таныштылар. Һәм "Бәхет сатучы" уенында катнаштылар. Балаларга кунакка "бәхет сатучы"килде, ул һәркемгә тылсымлы тартма белән матур теләкләр алып килде. Балалар бу уен белән кызыксындылар, үзләренең бәхет теләкләрен түземсезлек белән көттеләр.