“Астра” тернәкләндерү үзәгендә “Урманда җәнлекләр” дигән темага “Могҗизалар кыры” үткәрелде

2019 елның 4 феврале, дүшәмбе

2019 елның 4 февралендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Урманда җәнлекләр” дигән темага “Могҗизалар кыры” үткәрелде. Чараның максаты балаларның җәнлекләр турында булган белемнәрен киңәйтү һәм ныгыту, аларга сак караш тәрбияләү.

Әти – әниләр дә читтә калмады, шушы темага алып баручы викторина үткәрде. Үзләренең җавапларына балалар тәмле күчтәнәчләр белән сыйландылар. Әти – әниләр һәм балалар үткәрелгән чарадан кәнагать калдылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International