2 февральда Күки авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Каюм Сафа улын 95 яшьлек юбилее белән котладылар. Юбиляр адресына ихлас теләкләр Балык Бистәсе район Башлыгы Ибрагимов Ильнур Галим улыннан,Күки авылы җирлеге Башлыгы Бадрутдинов Альберт Миннехан улыннан яңгырады.Россия Президенты Владимир Владимирович Путиннан открытка һәм истәлекле бүләк тапшырылды.
Бөек Ватан сугышы ветераны Сафин Каюм Сафич Күки авылында туып, гомер итә. Туган авылында балачак мизгелләрен озатып, газиз яшьлек чорына җитлеккән егетне сугышка алалар.
“2 февраль көнне яраландым. Салкын кыш иде ул, кар юк. Ярамны җылы су белән юдылар”, дип туган көненең һәр иртәсендә искә ала Каюм абый ул куркыныч елларны.
Сугыштан кайту белән бригадир булып эшли ул. Авылда мәктәп һәм мәдәният йорты салуга да үз өлешен кертә.
Кадерле тормыш иптәше белән 45 ел гомер кичереп, 4 малай һәм 3 кыз тәрбияләп устергәннәр. Язмыш барыбер үзенекен итә шул: тормыш иптәшенең вафат булганына да быел 22 ел тулды.
Күңеле белән бай ул, Каюм абый ‑ бүгенге көндә дә 15 оныгы,15 оныкчыгы бар аның. Төпчек кызы Резеда һәм кияве ФәнисТәхәвиев гаиләсе тәрбиясендә яши.