90 яшьлек юбилей белән котлау, Балтач

2019 елның 1 феврале, җомга

Чепья авылында яшәүче Дәминова Әлфия Хәйрулла кызына 1 февраль көнне 90 яшь тулды. Балтач муниципаль район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Әнисә Хәйруллина, Чепья авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Галиев, җаваплылыгы чикләнгән “Труд” җәмгыяте директоры Рашит Һадиев һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре юбилярны котлап, изге теләкләрен җиткерделәр. Президент Путиннын котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнэн Рәхмәт хаты һәм истәлекле буләк, авыл җирлеге һәм соңгы эш урыныннан бүләк-күчтәнәчләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International