“Ел ир-аты: хатын-кыз” республика конкурсының зона этабы Яңа Чишмәдә узды. “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды. Аксубай муниципаль районы делегациясе арасында ГКУ» Аксубай муниципаль районындагы "Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Илдияркина Татьяна Петровна да бар иде. Татьяна Петровна үзенең матур чыгышлары белән тамашачыларны һәм жюри әгъзаларын әсир итте һәм сигез район конкурсантлары арасында ярымфиналда «Хатын-кыз-ел үрнәге»номинациясендә җиңүче булды. Татьяна Петровна безнең учреждениедә 15 ел эшли. Эш барышында ул үзен белемле белгеч итеп күрсәтте, һөнәри юнәлеш бирү буенча «Һөнәрләр әлифбасы»программасы авторы булып тора. Аксубай районында халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белән тыгыз эшли. Шулай ук «Төрле төстәге тасмалар»иҗат программасының авторы да. Профессиональ эшчәнлектән тыш, Татьяна Петровна район мәдәният чараларында актив катнаша. Коллегабызны чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!
.jpg)