Арчаның «Өмет чаткысы» тернәкләндерү үзәге музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева «Металлофон белән танышу» дигән темага ачык дәрес үткәрде. Металлофон-музыка кораллары нәселенэ керә, аның төп элементы булып берничә металл клавишлар тора. Алар буенча тавыш чыгару өчен махсус чүкеч белән сугалар. Бу корал балаларда координацияне һәм моториканы үстерүгә ярдәм итә, ритм хисен формалаштыра. Дәрес барышында балалар чүкечне дөрес итеп тотарга һәм тавыш чыгарырга өйрәнделәр.