«Балкыш» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар Ленинград блокадасын өзүгә 75 ел тулуга багышланган «Хәтер турында батырлык» дигән чарага бардылар.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

27 гыйнвар - илебез тарихында үзенчәлекле дата. 75 ел элек, 1944 елның 27 гыйнварында Ленинград блокадасы өзелә, ул 900 озын көн һәм төн дәвам итә.                                                                                                                                     28 гыйнварда  «Чистай» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 75 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль программа узды. Социаль хезмәт алучылар игътибарына бөтен ил өчен авыр чорда Ленинград халкының катлаулы  тормышын күрсәткән документаль фильм тәкъдим ителде.

Камалыштагы Ленинградта яшәгән  Елисеева Нина Степановнаны хөрмәтләү программаның якты мизгеле булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International