Кыш җитү белән, күңелдә төрле хисләр барлыкка килә һәм бу ел фасылын күңелле һәм шатлыклы үткәрү теләге барлыкка килә.
Кышын ачык һавада йөрү - сәламәтләндерүнең искиткеч ысулы. Урамда уйнау вакытында балалар күтәренке кәеф алалар, шуның өстенә уртак эшчәнлек социаль күнекмәләрне үстерә, дуслык һәм җаваплылык хисләрен тәрбияли. Без урамда төрле уеннар, күзәтүләр, күнегүләр башкарабыз. Балалар мондый төр эшчәнлекне бик яраталар.
Бүген исә балалар рәхәтләнеп кар бабай ясадылар, табигать күренешләрен күзәттеләр, су һәм кар кулланып тәҗрибә күрсәттеләр. Балаларның күзәтүчәнлеге һәм фантазиясе үсә. Ә кошларны ашатып, без балаларда игелеклелек һәм ярдәмчеллек тәрбиялибез.
Кышкы уеннар балаларның эмоциональ булуларына, хәрәкәтчәнлегенә уңай йогынты ясый. Уңай эмоциональ кәеф сәламәтлекне ныгыта, физик күнегүләргә кызыксыну уята.