25 гыйнвар көнне «Гнездышко» приютында «Ягез әле, егетләр!» дигән чара үткәрелде. Әлеге конкурсның максаты – балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, балалар коллективын берләштерү. Егетләребез биш конкурста көч сынаштылар: беренчесе – «Тамаша», анда алар үзләре турында сөйләделәр. Икенче конкурс – «Вокал», егетләр кызлар белән бергә яраткан җырларын дуэт итеп башкардылар. Ә малайларның кайсысы иң талантлы чәчтараш, өченче конкурс ачыклады. Дүртенче «Комплимент» исемле конкурс. Бу конкурста егетләр залда җыелган барлык хатын-кызларга комплиментлар әйттеләр. Кызларга матур сүзләр ишетү бик күңелле булды. Соңгы конкурс – «Иң яхшы рәссам» - анда балалар котлау открыткалары ясадылар. Соңыннан барлык катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.