2019 елның 29 январендә “Алабуга муниципаль районындагы мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен «Астра» реабилитация үзәгендә “Күмәч” дигән театраль тамаша булып узды. Тамашаның максаты булып балаларда этик – эстетик тәрбия, рухи кыйммәтләр үстерү торды. Театраль тамашаны тәрбияләнүчеләр үзләре оештырып, үзләре катнаштылар. Бу аларга бик яхшы эмоциональ тәэсирләр алырга, рольләрне дөрес бүлешергә, үзләрен артистлар итеп хис итәргә булышты. Әти – әниләр дә кечкенә артистларны бик җылы каршы алдылар. Мондый театраль тамашалар яңа тәэсирләр, яңа белемнәр алырга һәм әдәбияткә кызыксындыру уяту чаралары булып тора.