29 нчы гыйнварь 2019 нчы ел, сишәмбе
«Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә хезмәт буенча инструктор Виктория Павлова социаль хезмәт алучылар өчен компьютер сыйныфында «Paint программасында рәсем ясау» дигән мастер-класс үткәрде.
Мастер-классның максаты: уңай атмосфера булдыру, иҗади сәләтне үстерү һәм компьютер белемнәрен арттыру.
Белгеч социаль хезмәт алучыларны Paint программасы белән таныштырды һәм инструментлар кулланып, төрле рәсемнәр, сюжетлар ясауны күрсәтте.
Чара барышында, карандашны күптән кулына алмаган катнашучылар рәсем ясарга, төрле геометрик фигуралар өстәргә һәм төсләр белән буярга өйрәнделәр.
Фикер алышуларда алар үзләренең күңелле хис-кичерешләре белән уртаклаштылар рәсем ясау, язуларны бастыру, төсләрне алыштыру, фигураларның күләмен үзгәртү кыен булмады, диделәр.
Мастер-класста катнашучылар, киләчәктә дә компьютер сыйныфында укуларын дәвам итәргә әзер булуларын билгеләп үттеләр.
Чарада 8 кеше катнашты.