"Йорт хайваннары". "Веста" Үзәге.

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

“Әни+бәби» клубы кысаларында "Веста" Үзәгенең хезмәт буенча инструкторы Гүзәл Галиуллина 12 бала һәм аларның ата-аналары арасында "Йорт хайваннары" темасына дәрес үткәрде. Максат: йорт хайваннары турында белемнәрне киңәйтү.

Нәниләр өчен хайваннар темасы һәрвакыт зур кызыксыну уята. Бу дәрес тә искәрмә булмады. Балалар дәрес кунакларын – төрле йорт хайваннарын бик теләп каршы алдылар. Барлык уен биремнәре дә сөйләмне үстерүгә, сүз запасын киңәйтүгә, әйләнә-тирә чынбарлыкка карата тотрыклы кызыксыну формалаштыруга юнәлтелгән иде. Нәниләр йорт хайваннарының тавышын искә төшерделәр, алар белән сюжет уенында уйнадылар, ашаттылар. Дәреснең музыкаль һәм иҗади өлеше шулай ук темасы белән үрелеп барды.

Барлык уеннар да сабыйларда һәм аларның әти-әниләрендә тере кызыксыну уятты. Дәрес бик җанлы узды һәм сизелмичә дә үтеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International