«Яшүсмерләр медиакультурасын формалаштыру” социаль технологиясе кысаларында “Веста” Үзәгенең социаль эш буенча белгече Алевтина Коровина 9 нчы санлы социаль участокта 13 балигъ булмаган бала арасында «Кеше мәгълүмат дөньясында» дигән темага дәрес үткәрде. Максат: «Медиа» төшенчәсен аңлауның беренчел диагностикасы, хәзерге дөньяда мәгълүмат роле турында яшүсмерләрнең аңында булган күзаллауларын актуальләштерү һәм киңәйтү.
Дәрес башында белгеч балаларны «Коммуникация» һәм «Мәгълүмат» төшенчәләре белән таныштырды. Шулай итеп, балалар “Коммуникация» термины мәгълүмат алмашу процессын аңлатылуын һәм алар ярдәмендә мәгълүмат булдырылуын, тапшырылуын һәм кабул ителүен аңладылар. "Ассоциация» күнегүен башкару барышында балалар «мәгълүмат» сүзен ишетү белән күз алдына килгән предметны яки күренешне атадылар. Аннары белгеч балалар белән медиакультура формалаштыру турында сөйләште. Дәрестә катнашучылар аның ни өчен заманча кешегә кирәклеген һәм безнең үсеш һәм куркынычсызлык өлкәсендә нинди роль уйнавын белделәр. Белгеч шулай ук балаларга интернет челтәрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен аңлатты. “Ватык телефон” уены барышында мәгълүматны тапшырганда ул ничек бозыла һәм икенче төрлегә әйләнә икәнен аңладылар. Беренче текстның эчтәлеге соңгы сүздән ни дәрәҗәдә аерылып торуы турында фикер алыштылар һәм мәгълүматны бозуга нәрсәнең йогынты ясавы ачыкланды.
Дәрес ахырында балалар нинди яңа әйберләр белүләрен сөйләделәр һәм таныш булмаган сайтларга кереп, дөрес булмаган мәгълүматларны укымаска кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.