Психолог белән консультацияләр Чирмешән муниципаль районында

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Дәүләт бюджет оешмасы, «Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге “Доброе сердце”Чирмешән муниципаль районында» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге психологы тарафыннан кешенең актуаль торышын үзвакытында бәяләү, киләчәк үсеш фаразлары һәм шәхси халәтен яхшыртуның оптималь юлларын эшләү максатыннан диагностика методикалары үткәрелә. Һәр диагностика методикасыннан соң, алынган нәтиҗәләрне аңлату максаты белән, шәхси консультацияләр үткәрелә.

Шәхси консультацияне үтәргә теләүчеләрне күпфункцияле үзәк бинасында, икенче кат, 19 нчы кабинета көтәбез, Чирмешән, Титова урамы, 26 өй.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International