«Сәламәтлек утравы». «Веста» Үзәге.

2019 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе

«Сәламәтлек баскычы» программасы кысаларында 2019 нчы елның 22 нче гыйнвары көнне «Веста» Үзәгенең социаль эш буенча белгече Ирина Кожевникова сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән 5 бала һәм аларның ата-аналары өчен «Сәламәтлек утравы» дигән төркемле дәрес үткәрде. Дәреснең максаты-игътибар концентрациясен үстерү, хәрәкәт потенциалын активлаштыру, эмоциональ фонны яхшырту, эшчәнлеккә мотивация формалаштыру.

Дәрес "Бер урынга кайт" дигән хәрәкәтчән уен белән башланды. Уенның һәр катнашучысына чират буенча алдан берничә адым ясау, аннары борылу, әйтик, сулга яисә уңга, аннан соң янә адымнар ясау йөкләнде. Шулай итеп, бала үз әйләнәсендә өч тапкыр борыла. Алып баручы уенны бала биремне башлап җибәргән урынына кире кайтып басырлык итеп исәпләгән иде.  Шул ук урында кайтып баскан бала җиңүче итеп табылды. Аннан уен катлауланды. Шул ук күнегүне балалар күзләрен бәйләп тә үтәделәр.  Катнашучыларның барысы да үз урынына әйләнеп кайта алмады. Киләсе биремне туп белән үтәргә тәкъдим ителде. Балалар аны бер-берсенә төрле ысуллар белән тапшырдылар. Бу аз хәрәкәтле уен хәрәкәтләрнең координациясенә һәм буыннарның хәрәкәтчәнлегенә яхшы тәэсир итә, объектлар артыннан күзәтү буенча мөһим күнекмәләрне үстерә, шулай ук бала туп хәрәкәте артыннан хәрәкәт иткән саен моторлы күнекмәләр формалаштыра.

Әлег дәрес бик файдалы гына түгел, күңелле дә булып чыкты. Әниләр оештыручыларга шундый гади, әмма файдалы уеннар өчен рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International