25 нче гыйнвар 2019 нчы ел, дүшәмбе
27 нче гыйнварда Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелә. Бу конне 1944 нче елда совет гаскәрләре Ленинград шәһәрен немец-фашист гаскәрләренең блокадасыннан азат итәләр.
Атна дәвамында 21 нче гыйнвардан 25 нче гыйнварга кадәр «Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә
«Тукай муниципаль районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгече Ярмөхәммәтова Рәзилә шушы истәлекле дата буенча чара уздырды.
Чара Ватаныбыз тарихына игътибар җәлеп итүгә, шәхес буларак яшүсмерләрнең әхлакый яктан формалашуына ярдәм итүгә, сугыш вакытында рус халкының геройлыгын өйрәнү аша әхлакый идеал формалаштыруга һәм патриотик сыйфатлар тәрбияләүгә юнәлтелгән иде.
Чараның төп бурычлары булып гражданнарның патриотик сыйфатларын формалаштыру, укучыларны Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын һәрьяклап өйрәнүгә җәлеп итү кебек мисаллар торды.
Әлеге чарада социаль хезмәт алучы 14 кеше катнашты.
Чара барышында "Ленинградның бөек батырлыгы" дигән презентация, "Ленинград блокадасы" видеоролигы тәкъдим ителде һәм алар белән әңгәмә оештырылды.