Тарихның истәлекле даталары

2019 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

25 гыйнвар көнне Зәй муниципаль районы “Радость” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә Ленинград шәһәрен фашистлар блокадасыннан азат итүгә багышланган чара узды.

Ленинград өчен көрәш Икенче бөтендөнья сугышының иң мөһим көрәшләреннән берсе һәм Бөек Ватан сугышы елларында иң дәвамлылардан санала. Ул шәһәрне дошманнардан саклаучыларның  батырлык һәм фидакарьлеге символы. Немец гаскәрләре шәһәргә керә, аны яклаучыларның каршылыгын һәм рухын сындыра алмады.

Патриотик һәм гражданлык аңын, Ватанга тугрылык, толерантлык, этникара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр культурасын формалаштыру максатыннан, социаль хезмәт алучыларның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре кызыклы формада заманча яшьләргә Бөек Ватан сугышының төп вакыйгалары һәм геройлары турында искә төшерделәр, шулай ук “Ленинград шәһәрен саклап калу”дигән квест – уен үткәрделәр.

Алдан әзерләнгән маршрут буенча 5-10 кешедән торган команда биремнәрне үтәп, этапларны уздылар. Әгәр бирем дөрес үтәлсә, команда баллар эшләде. Биремнәр “Ленинград блокадасы” темасына бәйле иде. Баллларны да күбрәк җыйган команда җиңүче дип танылды. Җиңүчеләр командасы истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.

Чарада “Застава” хәрби-патриотик клубы вәкилләре дә катнашты, алар очрашуда катнашучылар өчен күрсәтмә чыгышлар оештырдылар, мастер класс үткәрделәр.

 

ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү

һәм социаль яклау министрлыгының

Зәй муниципаль районындагы "Радость"

халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү  үзәге"

социаль хезмәт күрсәтү  дәүләт автоном  учреждениесе

социаль педагогы  Сафиуллина И.И

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International